Логотип Идель
Белми калма

«СВОИ» ПРОЕКТЫ ЯШЬЛӘРНЕ КӨТӘ

«Форпост» республика үзәге ТР Яшьләр эшләре буенча министрлык белән берлектә «Свои» дип аталган проектның икенче агымы старт алу турында  игълан итә. Проект яшьләр һәм белгечләр командасының уртак эшенә юнәлтелгән. Ул яшьләргә бүгенге тормышта ярдәм итүне, яшүсмерләр арасында җинаятьчелекне киметүне һәм авыр яшүсмерләрне файдалы эшчәнлеккә тартуны күздә тота.

Исегезгә төшерәбез, проектның беренчесен гамәлгә ашыруда Әлмәт, Буа, Яшел Үзән, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре катнашкан иде. Аның нәтиҗәләре буенча күп кенә катнашучылар балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия исәбеннән төшерелде, деструктив тәртипле яшүсмерләр белән эшләү өчен методик база эшләнде. Югарыда санап үтелгән шәһәрләргә «Свои» проектының икенче агымында исә Алабуга, Тәтеш, Югары Ослан, Чистай һәм Питрәч тә өстәләчәк.

Бу елның ноябрендә проектта катнашу өчен яңа остазларны туплау һәм укыту башлана. Остазлар буларак проектта 25 яшьтән өлкәнрәкләр катнаша ала. Яңа агым өчен остазларны «Форпост» сайлап ала. Теләгән һәр кешегә Яшьләр министрлыгы һәм республика Форпост үзәге аша гаризасын җибәрергә мөмкин: @forpost_rt, @minmol_rt.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев