СТУДЕНТЛАР КЛУБЛАРЫ ЛИГАСЫНЫҢ БӨТЕНРОССИЯ СЛЕТЫ: ЯШЬЛӘР ЛИДЕРЫНЫҢ ЯҢА ОБРАЗЫ НИНДИ?

21-27 сентябрь көннәрендә Казанда студентлар клублары милли лигасының (НЛСК) Бөтенроссия слеты уза, ул бер мәйданчыкта 700ләп катнашучыны берләштерә. Анда югары һәм һөнәри белем бирү оешмалары студентлары, 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге студентлар клублары лидерлары һәм вәкилләре катнаша. Программа кысаларында тематик белем бирү блоклары һәм модульләр, интерактив чаралар каралган.  

Бүген исә слет кысаларында «Яшьләр лидерының яңа образы» дигән темага багышланган очрашу узды. Очрашуның кунаклары арасында РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко (онлайнда), Росмолодежь җитәкчесе урынбасары Андрей Платонов, ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов бар иде.

РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко барлык студентларга да алдагы эшләрендә уңышлар теләде, яшьләргә бирелгән мөмкинлекләрнең берсен дә ычкындырмаска кушты:

«Сезнең өчен, студентлар өчен, бүгенге көндә бик күп мөмкинлекләр ачык: яшьтәшләрегез белән танышу, нинди дә булса яңалыкны белү, белем бирү һәм уку программаларында катнашу. Мин сезгә бу мөмкинлекләрне, бу искиткеч студент елларын ычкындырмаска тәкъдим итәм. Россия – талантлы кешеләр өчен, Россия – мөмкинлекләр иле», – диде ул.

Очрашу вакытында хәзерге яшьләр лидеры нинди булырга тиеш икәнлек турында фикерләр алышынды, студентларны кызыксындырган сорауларга кунаклар тарафыннан җаваплар бирелде.

«Лидерлык – ул үзеңне ышанычлы тоту. Моның өчен син үзеңнең монда һәм хәзер нәрсә, ни өчен эшләгәнеңне анларга тиеш. Лидерлык – һәрвакыт үз өстеңә җаваплылык алу, бигрәк тә үзгәрешләр вакытында. Хәзерге дөнья бит тиз үзгәрүчән, шуңа күрә һәрвакытта җаваплылыкны үз өстеңә алырга әзер булу бик мөһим. Әлбәттә инде, лидер – кыю, яңалыкка омтылышлы булырга да тиеш. Студентларны алсак, алар һәрвакыт үзләрен төрле юнәлешләрдә сынап карарга, экспериментлардан курыкмаска тиештер, дип уйлыйм» – диде ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.   

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
Иҗат
«УНБЕРЕНЧЕ ӘХМӘТ» ӘКИЯТЕ
609
0
1
Иҗат
ДИЮ КЫЗЫ, БАЙ МАЛАЕ ҺӘМ МУЛЛА
667
0
0
Иҗат
МОҢЛЫ ЧИШМӘ КАЙТАВАЗЫ
982
0
0