Логотип Идель
Белми калма

«СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК» АРТ-РЕЗИДЕНЦИЯСЕ ТИЗДӘН ӨР-ЯҢА СПЕКТАКЛЕН ТӘКЪДИМ ИТӘЧӘК

«Созвездие-Йолдызлык» иҗади сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм итү республика үзәгендә «Кызлар-матурлар» спектакленең күрсәтмә репетициясе узды. Ул Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевның «Әйдә, барыйк, кызлар карыйк!» пьесасы буенча язылган. Әсәрне рус теленә Рәшит Заһидуллин һәм Елена Аржакова адаптацияләштергән.

 

 

Спектакльне сәхнәгә куерга режиссер, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең атказанган артисты Рәшит Заһидуллин алынды. Быел шулай ук аның җитәкчелегендә «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясендә «Ерак йолдыз яктысы» спектакле куелган иде.

Беренче чиратта яшьләргә юнәлтелгән әсәр, хикәяләүнең җиңеллеге, матур музыка, биюләр белән игътибарны җәлеп итеп. Биредә шулай ук мәхәббәт һәм дуслыкта эчкерсезлек һәм чисталык кыйммәтләре дә күрсәтелә. Спектакль кешеләрдә яхшы сыйфатларны күрергә һәм гафу итәргә өйрәтә. Татар Дон Жуаны Айратның һәм аның дүрт тугры, мәхәббәт эшләрендә тәҗрибәсе булмаган дуслары тарихын «Созвездие-Йолдызлык» театры актерлары сөйли. Алар барысы да – «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә тәрбияләнүчеләр, ГИТИСны, Евгений Вахтангов исемендәге Дәүләт академия театры каршындагы Б.Щукин исемендәге театр институтын, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен һәм илнең башка алдынгы иҗади югары уку йортлары һәм колледжларын тәмамлаучылар. Бүгенге көндә дә актуаль булган сюжет хәзерге заманның эстетик һәм сәнгать таләпләренә туры китереп башкарыла һәм мюзикл жанрында чагылдырыла. Мәхәббәт юнәлеше аша спектакльдә чын сөю, гаилә һәм тугрылык кебек тормыш кыйммәтләре танытыла.

 

 

 

 

«Кызлар-матурлар» мюзиклы премьерасын «Созвездие-Йолдызлык» театрның яңа сезонында карарга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев