Логотип Идель
Белми калма

«СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК» АРТ-РЕЗИДЕНЦИЯСЕ БЕРЕНЧЕ СЕЗОНЫНА НӘТИҖӘЛӘР ЯСАДЫ

«Созвездие-Йолдызлык» иҗади сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм итү республика үзәге үзенең беренче театраль сезонын тәмамлады. Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә театр хезмәткәрләрен һәм артистларын мәдәният, яшьләр эшләре һәм мәгариф министрыклары мактаулы кәгазьләр һәм күкрәк билгеләре белән бүләкләделәр.

Театрның труппасын күбесенчә яшь артистлар тәшкил итә. Алар барысы да – «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә тәрбияләнүчеләр, ГИТИСны, Евгений Вахтангов исемендәге Дәүләт академия театры каршындагы Б.Щукин исемендәге театр институтын, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен һәм илнең башка алдынгы иҗади югары уку йортлары һәм көллиятләрен тәмамлаучылар.

Театр барлыгы бу сезонда 11 спетакль куйган, шулар арасында 4 се балалар өчен. Бу Татарстандагы барлык театрлар арасында рекорд күрсәткеч, дип искәртәләр оештыручылар.

Спектакльләр чыгарудан тыш, театрның гастрольләр эшчәнлеге дә актив алып барылды. Спектакльләр һәм концертлар Түбән Кама, Буа шәһәрләрендә, шулай ук Кукмара, Арча, Питрәч, Мамадыш, Кама Тамагы, Чистай һәм Татарстанның башка районнарында куелган.

Арт-резиденция шулай ук  «Старт в будущее» фестивале кысаларында әйдап баручы театраль уку йортлары студентларының диплом  спектальләрен күрсәтү өчен төп мәйдан булды.

Кызганычка каршы, 14 июньдә театр бинасында янгын чыгу сәбәпле, артистлар һәм театр хезмәткәрләре вакытлыча эш урыннарыннан мәхрүм калдылар. Ләкин Яшьләр эшләре министы урынбасары Софья Мостафина хәбәр иткәнчә, тикшерү эшләре тәмамлаганнан соң театр бинасында ремонт эшләре башланачак. Нинди генә вәзгыять булуга карамастан, театр үз эшчәнлеген дәвам итә, репетицияләр бара, яңа спектакльләр әзерләнеп торалар. Кыскасы, «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе яши һәм балкый.

Яңа сезонын театр Рәзил Вәливеның «Әйдә, барыйк, кзылар карыйк!» пьесасына нигезләнеп эшләнгән «Кызлар-матурлар» мюзиклы белән башлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев