«СМЕШАРИКИ» МУЛЬТФИЛЬМЫНЫҢ ТАТАРСТАНГА БАГЫШЛАНГАН СЕРИЯСЕ ЧЫКТЫ

Популяр «Смешарики» мультфильмының Татарстанга багышланган сериясе тәкъдим ителде. Ул «Халыклар дуслыгы әлифбасы» сериясе кысаларында төшерелгән.

Татар халкына «Күчтәнәч» дип аталган икенче эпизодны багышлаганнар. Анда мультфильмның герое Бараш татарча сүзләрне өйрәнә. Ә милли киемле татар малае аңа Татарстан күчтәнәчләре белән хат җибәрә. Бараш бавырсак, чәк-чәк, корт кебек милли тәм-томнар белән таныша.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: