Логотип Идель
Белми калма

«СӘЛӘТ»НЕҢ МИССИЯСЕ – ТАТАР ТЕЛЕ ӨЧЕН МОХИТ БУЛДЫРУ»

26 июньнән 8 августка кадәр Татарстанның Биләр тарихи-археологик музей тыюлыгында XI Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы узачак. Форум сәләтле 14 мең баланы берләштерәчәк. Бирегә артистлар, җырчы һәм хореографлар килер дип көтелә. Форум кысаларында төрле юнәлешләр буенча 6 смена үтәчәк. Беренче булып, 26 июньдә «Һөнәрләр Биләр форум» сменасы эшли башлаячак. Икенче смена – «Иҗат Биләр форум» 3-8 июль көннәрендә үтәчәк. Өченче смена – «Социаль күнекмәләр Биләр форум» 11-16 июль көннәрендә булырга тиеш. «Мәгълүмати технологияләр Биләр форум» 28 июль-1 августта узачак. «Лидерлык Биләр форум» сменасы исә 4-8 августта булыр дип көтелә.

«Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов Биләрдә узучы «Сәләт» яшьләр форумының күпкырлы мәгънәгә ия икәнен билгеләп үтте:

«Беренчедән, ул урынның тарихи кыйммәте белән бәйле. Икенчедән, уку-укыту программасы да бик көчле. Өченчесе – яңа дуслар. Кемдер чын дуслыкны анда таба. Бездә андый мисаллар күп, Аллага шөкер. Сәләтнең идеясе дә шунда бит – сәләтле һәм белемгә омтылган балаларны таныштыру. Дүртенчесе – татар теле. «Сәләт»нең миссиясе – татар теле өчен мохит булдыру», – диде ул. Шулай ук Тимур Сөләйманов форумны Россиядә иң зур чатырлы алан дип атады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев