Логотип Идель
Белми калма

СӘЛӘТ ҖӘЙГЕ СЕЗОНЫН БАШЛАП ҖИБӘРӘ

«Сәләтле җәй-2023» ял итү кампаниясе үз эшен 30 май көнне башлап җибәрәчәк. Җәй буе «Сәләт» үзәге Татарстаннан, Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән балаларны берләштереп,  Татарстан, Башкортстан, Чувашия һәм Кырым республикаларында урнашкан базаларында 30 җәйге профильле смена оештырачак.

Аланнарда, 7 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр катнашачак. «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова әйтүе буенча, сәлкешләрнең, аланнарга алыныр алдыннан портфолиоларын карап чыгалар, кайбер очракта әңгәмәгә чакыралар, чөнки теләүче балалар бик күп, ә урыннан аз. Мисал өчен «Сәләт- Рухият» аланына 1 урынга 5 кешелек конкурс бар. Оештыручылар белдергәнчә, июль аеның беренче яртысына кадәр урыннар инде юк, ә июльнең икенче яртысыннан алып август ахырына кадәр юлламалар әле бар.

12 июньнән башлап 26 июньгә кадәр Болгар шәһәрендә «Болгар–Туган тел» аланы узачак. Аланның программасы татар телен, мәдәниятен өйрәнүгә, телнең төрле өлкәләрдә гамәли кулланышын арттыруга юнәлтелгән булачак. Быелны аланда ике смена рәттән уздырылачак.

23 июньнән 11 августка кадәр Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә XII Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы узачак. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырылучы яшьләр проекты Татарстан Республикасы районнарыннан, Россия регионнарыннан, чит илдән ун меңнән артык актив балаларны, укытучыларны, остазларны берләштерәчәк.  Форумнарда катнашучыларны районнарның, регионнарның мәгариф бүлекләре үзләре сайлап алачаклар, мәктәптә иң актив укучыларның бу исемлеккә эләгү ихтималы югары. Шулай да 30 июньнән башлап, 5 июньгә кадәр дәвам иткән Иҗат форумында гаризалар калдырып катнашырга була. Чөнки биредә программа иҗат белән кызыксынган балалар һәм коллективлар остаханәләрдә катнашып, чыгышлар ясап, укытучылар белән дәресләргә юнәлтелгән.

Гомумән форум кысаларында төрле юнәлешләр һәм профильләр буенча алты смена үтәчәк. Белем бирү, мәдәни һәм спорт программалары уздырылу планлаштырыла. Татарстанның һәм Россиянең алдынгы белгечләре, музыкантлары, артистлары үз тәҗрибәләрен форум катнашучыларына җиткерәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев