Логотип Идель
Белми калма

СӘЛӘТ-ТЕЛ АЛАНЫ 2021 ЕЛНЫ ТӘМАМЛЫЙ: БАЛАЛАР ӨЧЕН БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР КЫШКЫ СМЕНА ҮТКӘРЕЛӘЧӘК

“Сәләт-Тел” – Сәләтнең җәйге профильле сменасы, ул шартлар тудыру аша Татарстан Республикасының сәләтле яшьләрен ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Сменаның максаты – чит телне өйрәнүгә кызыксынуны стимуллаштыру һәм илләр турында белемнәрне тирәнәйтү.

«Сәләт-Тел» – Сәләтнең профильле аланы. Ул Татарстан Республикасының сәләтле балалар һәм яшьләрен табу һәм үстерүгә, өстәмә белем бирүгә, уку өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Балалар үзләре өйрәнергә теләгән телне сайлап ала. Татар теле балаларда аеруча зур кызыксыну уята. Дәресләрдән тыш барлык чаралар да татар телендә бара, татарча җырлар яңгырый, очрашулар уза. Шуңа моннан балалар телгә карата зур кызыксыну белән кайтып китә, - дип уртаклашты смена директоры Гөлназ Гатина.

2021 елда Сәләт-Тел аланының беренче тапкыр кышкы сменасы була. Ул 23-29 декабрь көннәрендә «Йолдызлы» базасында узачак. Смена барышында балалар 6 тел өйрәнәчәк. Дәресләрдән тыш, сәлкешләр өчен кызыклы программа да каралган: көн дәвамында саф һавада спорт уеннары, күңелле кичке чаралар, кызыклы очрашулар.

Чараның яңа ел алдыннан узуы, балаларга могҗиза хәләте бирер һәм ел азагында мәңгегә истә калачак бер вакыйга булыр, дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев