ШӘП БӘЙГЕ: ПИЛОТ БУЛУ ӨЧЕН БЕРЕНЧЕ АДЫМНАР
Татарстан мәктәп укучылары арасында авиамодельләштерү буенча «неДетская авиация-2022» дип аталган бәйге узачак.
10 сентябрь көнне Казанның Җиңү паркында Татарстан Республикасы укучылары арасында авиамодельләштерү спорты буенча ачык шәхси һәм команда ярышлары узачак.
Бәйгегә радиоидарәле авиамодельләрне очыру буенча башлангыч белемнәре булган 7-18 яшьлек мәктәп укучылары чакырыла.
Шәхси беренчелектә ярышлар ике яшь категориясендә узачак:
– 14 яшькә кадәр булган катнашучылар,
– 15-18 яшьлек катнашучылар
Команда ярышларында исә төрле яшьтәге укучылар катнаша ала.
Чара авиамодель спортын үстерү һәм популярлаштыру максатыннан «Идея» технопаркы һәм «ДСФ «Стройтранслогистика» компаниясе ярдәме белән уздырыла.
Ярышларга 30 августка кадәр теркәлергә мөмкин. Моның өчен гаризаны тутырып, yml@tpidea.ru почтасына җибәрергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 мая 2026 - 11:42
КАЗАНДА «ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ МӘДӘНИ БАШКАЛАСЫ» ЕЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕЛӘР
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Нет комментариев