Логотип Идель
Белми калма

ШАХМАТ КЛУБЫ, ПИКНИКЛАР, АРТ-ФЕСТИВАЛЬ: КАЗАН ПАРКЛАРЫ ӨЧЕН ҖӘЙГЕ ПРОГРАММА ӘЗЕРЛӘНӘ

Казанда парклар өчен җәйге программа әзерләнә. Бу турыда тулырак Казан мэриясенең рәсми сайтында язганнар.

Yaratam chees берләшмәсе паркларда шахмат клубы оештырырга тәкъдим иткән. Клубның ачык очрашулары, бер үк вакыттагы уен сессияләре һәм һәвәскәрләр турниры планлаштырылган, дип хәбәр ителә мэрия сайтында.

Спорт белән шөгыльләнүчеләр өчен паркларда йөгерү буенча тренировкалар уздырылачак. Дәресләр Timerman җәмгыяте инструкторлары белән узачак. Шулай ук җәмәгать киңлекләрендә йөгерү өчен маршрутлар буенча гид, ә тренировкалар күңелсез үтмәсенгә, плейлистлар әзерләнәчәк.

Яшьләр дипломатиясе академиясе паркларда тотрыклы үсеш темасына фикер алышачак пикниклар сериясен оештырырга тәкъдим иткән. Очрашулар лекцияләр форматында узачак.

Казанда яшәүчеләр инициативасы буенча социаль биюләр сериясе, этикет һәм сервировка буенча остаханәләр, «Крылья Советов» паркында «Мотор» йөгерү җәмгыяте белән берлектә балалар узышы да планлаштырылган. Урицкий исемендәге паркта яшүсмерләр өчен арт-фестиваль уздыру мөмкинлеге дә карала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев