Логотип Идель
Белми калма

СЕРТИФИКАТ ҺӘМ МАХСУС ПРИЗЛАР: КАЗАНДА МОДА ҺӘМ СӘНГАТЬКӘ БАГЫШЛАНГАН ПАБЛИК-ТОК ҮТӘ

5 ноябрьдә ТР Милли китапханәсендә мода һәм сәнгатькә багышланган паблик-ток оештырыла дип хәбәр итә Казан Мэриясе сайты. Бу үзенчәлекле чарада нәрсәләр көтелә? Һәм нигә нәкъ менә син анда булырга тиеш?

1. Паблик-ток мода һәм сәнгать өлкәләрендә игътибарны арттырырга ярдәм итә һәм үз бизнесыңны ничек башларга икәнен аңлата. Биредә барлыгы биш тема карала: «Мәдәният феномены буларак мода», «Мода һәм сәнгать тоташуы», «Сәнгатьтә коммерция трекеры», «Контекст шарты буларак перформанс» һәм «Мультидисциплинарлык, индустрияләр диффузиясе»

2. Чакырылган спикерлар арасында КФУ укытучысы Виктор Сидоров,  брендларга нигез салучылар Леонид Борисов һәм Петр Сафиуллин булу көтелә.

3. Чара өчен махсус очрашу темалары буенча китаплар селекциясе булдырылган. Аның белән китапханәдәге аерым киштәдә паблик-токтан соң өч ай эчендә танышырга мөмкин.

4. Паблик-ток кунаклары арасында кибетләрнең берсенә 5000, 10000 һәм 15000 сумлык өч сертификат, шулай ук махсус приз уйнатылачак.

Керү алдан теркәлү буенча ирекле. 14:00 сәгатьтә ТР Милли китапханәсендә конференц-залга килергә кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев