Логотип Идель
Белми калма

«САННАР КӨНЕ»: ИНТЕЛЛЕКТУАЛЬ, МАВЫКТЫРГЫЧ ҺӘМ ЗАМАНЧА

«Саннар көне» җәйге гомуми белем бирү проекты старт ала. Проект балаларга җәйге чорда башлангыч һөнәри юнәлешләр бирәчәк. Шулай ук ул аларны аланнарда ял иткән вакытта популяр ИТ-һөнәрләр, актуаль мәгълүмати технологияләр белән дә таныштырачак.  

Мавыктыргыч уен-квест «Саннар дәресе» проекты материалларына нигезләнеп, «Цифрлы икътисад» оешмасы тарафыннан Россиянең алдынгы ИТ-компанияләре белән берлектә эшләнгән. «Саннар көне» уены бер көнгә исәпләнгән һәм берничә этаптан тора. Әйдаманнар белән бергә башта балалар командада мавыктыргыч квест узарга, аннан алынган практик белемнәр нигезендә «киләчәкнең цифрлы аланы»н төзергә тиеш.  Бу көнгә йомгак ясап, балалар алган белемнәре һәм хис-кичерешләре белән уртаклашыр  өчен, интеллектуаль квизда да катнашачак.  Россия Финанслар министрлыгының программаларны һәм проектларны координацияләү департаменты директоры Татьяна Трубникова әйтеп үткәнчә, әлеге проект укучыларны цифрлы грамоталылык нигезләренә өйрәтәчәк һәм аларга интернеттагы куркынычсызлыкны арттырырга ярдәм итәчәк.

«Саннар көне» уенын елның теләсә кайсы вакытында, саф һавада, шулай ук ябык бүлмәдә үткәреп була. Һәр этап өч яшь категориясе өчен җайлаштырылган (7-11, 12-15, 16-17 яшь), шуңа күрә аланның барлык тәрбияләнүчеләре дә биредә катнаша ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев