РОССИЯДӘ 50 СУМЛЫК ТИМЕР АКЧА БАСТЫРА БАШЛАРГА МӨМКИННӘР
Үзәк Банк 50 сумлык тимер акча чыгару мәсьәләсен тикшерә. Бу турыда Үзәк Банк хезмәткәре Владимир Демиденко хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, 50 сумлык тимер акча чыгаруны вендинг индустрия өлкәсендә хезмәт куючылар сорый. Аларга 50 сумлык тимер акча автоматларда акча кайтарып бирү (сдача) өчен кирәк. Тик шул ук вакытта, Владимир Демиденко моның уңай гына түгел, тискәре якларын да билгеләп үтә. Аның фикеренчә, яңа номинал акча чыгарганчы, аның агымдагы 20-30елда актуаль булачагын төгәл билгеләү мөһим, әмма соңгы елларда карта белән генә түләүчеләр артуга бәйле сәбәпле, бу мәсьәләдә уйланырга җирлек бар.
– Әгәр дә 50 сумлык тимер акчаларга, чыннан да, ихтыяҗ барлыгы һәм якын 20-30 елда актуальлеген югалтмаячагы ачыкланса, Үзәк Банк, һичшиксез бу номиналны чыгара башлаячак, – дип белдерә Владимир Демиденко.
50 сумлык тимер акчалар хәзер дә бар, әмма алар юбилей акчалары һәм 2018нче елны Россиядә узган футбол буенча дөнья чемпионатты уңаеннан чыгарылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 июля 2026 - 08:03
БДИДА 300 БАЛЛ ҖЫЙГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫСЫ КФУНЫ САЙЛАГАН
-
16 июля 2026 - 12:56
КАЗАН УКУЧЫЛАРЫ НЕЙРОЧЕЛТӘР ЯРДӘМЕНДӘ АУДИОКАССЕТАГА МУЗЫКАЛЬ АЛЬБОМ ЯЗДЫРГАН
-
15 июля 2026 - 13:02
10 НЧЫ СЫЙНЫФКА КАЙЧАН КАБУЛ ИТМӘСКӘ МӨМКИННӘР?
-
14 июля 2026 - 08:43
КАЗАН РОССИЯНЕҢ ТӨП ГАСТРОНОМИЯ ШӘҺӘРЕ ДИП ТАНЫЛДЫ
Нет комментариев