Логотип Идель
Белми калма

«ПУШКИНФЕСТ»: 6 КӨН ДӘВАМЫНДА РУС МӘДӘНИЯТЕ, ДВОРЯН ЭТИКЕТЫ, ЯРМИНКӘ ҺӘМ КЛАССИК МУЗЫКА

1-6 июнь көннәрендә Казанда «ПушкинФЕСТ» дип аталган рус мәдәнияте фестивале уза. Әлеге зур чара бөек язучы һәм шагыйрь Александр Пушкинның туган көненә багышланган. Фестивальне Пушкин исемендәге мәдәният үзәге һәм Татарстан Мәдәният министрлыгы оештыра. Халык алты көн дәвамында классик музыка тыңлый, рус кухнясын авыз итә, хәтта бал биюләре һәм дворян этикеты белән дә таныша алачак. Бу турыда бүген журналистлар өчен үткәрелгән махсус очрашуда хәбәр ителде.

«ПушкинФЕСТ» программасы төрле кызыклы чаралардан  тора. Фестивальдә төрле иҗат коллективлары, Санкт-Петербургның Петрушка театры, Мәскәү этноҗырчысы Екатерина Бурдаева, Казанның «Медвежий угол» төркеме чыгыш ясаячак.

1-3 июнь көннәрендә фестиваль Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә узачак. Бирегә бөек рус язучысы әкиятләре буенча күргәзмәгә һәм спектакльгә килергә мөмкин. Күргәзмә бигрәк тә яшүсмерләр өчен кызык булачак, чөнки алар Пушкинның балачактан ук белгән әкият геройларын матур-матур төсле паннода күрә алачак. Шулай ук монда XIX гасыр дворяннарының традицияләре белән танышу да оештырылачак. Ә хәзерге вакытта Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә «Рус халык уенчыгы» Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләре күргәзмәсе уза. Биредә Чувашстан, Самара өлкәсе, Чиләбе, Мәскәү һәм тагын башка шәһәрләрдән катнашучыларның эшләре тәкъдим ителгән. Элеккеге уенчыклар, чын рус мәдәниятен ачучы сәнгать әсәрләре белән танышасың килсә, теләсә кайсы көнне күргәзмәгә килә аласың.

4-5 июньдә инде Казанның «Черек күл» паркында тагын да зуррак чаралар үткәрү көтелә: бай ярминкә, остаханәләр, ретро-бию мәйданчыгы, рус халык уеннары, урам тамашалары, рус кухнясы булган фуд-корт һ.б. Ә соңгы көнне, 6 июньдә, мәдәни үзәк артистлары Александр Пушкин һәйкәле янында тантаналы очрашуда катнашачак. Программа белән тагын бер тапкыр биредә танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев