«ПУШКИН КАРТАСЫН БӨТЕН ЯШЬЛӘР ДӘ КУЛЛАНА АЛЫРГА ТИЕШ»
2019 елдан республикабызда эшләүче яшьләргә ярдәм итү программасы башкарыла. Эшләүче яшьләрнең профессиональ, иҗади һәм социаль яктан үз-үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру Татарстан Республикасы яшьләр сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора.
«Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасының күп кенә оешмалары яшьләргә социаль ярдәм күрсәтүгә турыдан-туры җәлеп ителгән. Алар торак мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм чараларын күрсәтә, остазлык институтын үстерә һәм тагын күп кенә мәсьәләләрдә булыша», – ди Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов. Моннан тыш, Тимур Сөләйманов «Пушкин картасы»н куллануның яшен арттыру буенча да фикерләрен әйтеп үтте. Бу мәсьәлә күп кенә яшьләрне борчый икән. Аның әйтүенчә, «Пушкин картасы»н бөтен яшьләр дә куллана алырга тиеш. Шуңа күрә бу мәсьәлә игътибарсыз калмаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 мая 2026 - 11:42
КАЗАНДА «ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ МӘДӘНИ БАШКАЛАСЫ» ЕЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕЛӘР
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Нет комментариев