Логотип Идель
Белми калма

«ПРОГРАММА ТӨРЛЕ, БЕЗНЕҢ ЯШЬЛӘР КЕБЕК ҮК»: ЯШЬЛӘР КӨНЕ-2022 БИК КЫЗУ БУЛАЧАК

Яшьләр көнен көтәсезме? Ә бит ул инде бу ялларда ук гөрләп узачак! Быел Яшьләр көне 25-27 июньдә иң кызыклы программалар белән билгеләп үтеләчәк. Шул көннәрдә ук яшьләр оешмалары белән файдалы очрашулар да планлаштырылган.

Казан – федераль Яшьләр көнен үткәрүче 10 шәһәрнең берсе. 26 июньдә башкалада Яшьләр көне экстрим-УРАМ паркында узачак. Шунысын әйтергә кирәк, быел программа форматы һәм масштабы буенча бик үзенчәлекле. Татарстанның Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов сүзләренчә, бүгенге көнгә инде 13,5 меңнән артык кеше бәйрәмгә килер өчен теркәлгән. Килгән кунакларны «Урам классикасы», волейбол буенча турнир, «Другое Дело» проектыннан файдалы биремнәр квесты, паркур, стритбол, кикскутер, BMX буенча ярышлар көтәчәк. Миллениум күпере терәкләрендә рәссамнар ике масштаблы граффити-стрит-арт инсталляциясе булдырачак. Теләгән кешеләр үзләрен рәссам сыйфатында сыный алачак. Моннан тыш, яшьләрне белем бирү программасы да көтә. 10:00 сәгатьтә белем чатырында «Я принимаю вызов!» интерактив квизы, кызыклы шәхесләр белән бик күп файдалы лекцияләр узачак. Ә боларның барысы да «Каракүз» КВН командасы, StandUp Club Kazan резидентлары һәм шаяртучы Павел Дедищевның концерты белән тәмамланачак.

«Без бик күп кунаклар һәм катнашучыларны көтәбез. Монда барысы да булачак. Граффитидан биюләргә һәм экстремаль спорт төрләренә кадәр. Моннан тыш, мәдәни программа да планлаштырылган. Биредә сәхнә төзеләчәк, анда күп кенә яңа коллективлар һәм танылган төркемнәр чыгыш ясаячак. Алар арасында Niletto, Иванушки International, МС Сенечка да бар. Программа төрле, безнең яшьләр кебек үк. Һәркем үзе өчен нәрсә дә булса табар дип уйлыйм», –  дип сөйләде Татарстанның Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.

Гомумән, Казаннан тыш, Яшьләр көне Россиянең һәм республикабызның күп кенә шәһәрләрендә һәм районнарында киң билгеләп үтеләчәк. Мәсәлән, Яр Чаллыда арт-фестиваль узачак. Анда бәйрәм инде шимбә көнне үк үткәрелә. Шулай ук Алабугада 26 июньдә бәйрәм кунакларына онытылмаслык кичерешләрне һава шарлары бирәчәк. Балтач районында исә 50 килограммлы бәлеш пешерү планлаштырылган. Яшьләр көнен күңелле генә түгел, тәмле дә үткәрергә теләүчеләр, Балтачка рәхим итегез!

Бәйрәмгә килер өчен, деньмолодёжи2022.рф. сайтында теркәлергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев