Логотип Идель
Белми калма

«ҺӨНӘР» XIV БӨТЕНРОССИЯ ЯШЬ РЕЖИССУРА ФЕСТИВАЛЕНДӘ НИНДИ ҮЗГӘРЕШЛӘР КӨТЕЛӘ?

5-11 декабрь көннәрендә Казанда «Һөнәр» XIV Бөтенроссия яшь режиссура фестивале узачак. Фестивальдә елдагыча белем бирү программасы, режиссерлар һәм театр тәнкыйтьчеләре белән иҗади очрашулар көтелә. Быелгы «Һөнәр» фестиваленең экспертлары арасында милли белгечләр һәм яшьләрдән торган жюри булачак.

2019 елдан башлап, «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура фестивален Г.Кариев театры оештыра. Быел фестивальгә Татарстан театрлары белән беррәттән, Санкт-Петербург, Владимир һәм Чиләбе театр коллективлары да килә. Фестивальгә 19 спектакль керде, барлыгы 15 театр коллективы катнаша. Фестиваль кысаларында ике премьера көтелә: «Рөстәм маҗаралары» (Кариев театры) һәм «Музей» («Особняк Демидова» театраль резиденциясе).

«Һөнәр» спектакльләрен барлыгы 8 театр мәйданчыгында карап булачак, шуларның 6сы – Казанда: Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры, Яшь тамашачылар театры (ТЮЗ), «Әкият» татар дәүләт курчак театры, «Особняк Демидова» театраль резиденциясе. Ә 11 декабрьдә программа буенча А.Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар драма театрына һәм Әлмәт татар дәүләт драма театрына бару планлаштырылган.

Кариев театр директоры Луиза Шарова әйтүенчә, быелдан «Һөнәр»дә 40 яшькә кадәр булган режиссерлар катнаша ала. Программада үзләре яшь булсалар да, инде режиссер буларак өлгергән профессионалларның эшләре тәкъдим ителә. Ләкин оештыручылар режиссер һөнәренә яңа гына аяк басып килүчеләр турында да онытмый. Нәкъ менә шул максаттан быел махсус программа булдырылган.

«Быел без яшь режиссерларыбызга юл бирергә булдык. Режиссер буларак артистыбыз Булат Гатауллин «Гөлчәчәк» спектаклен тәкъдим итәчәк. Бу – куркыныч әкият жанрындагы спектакль», –  дип ассызыклады бу турыда Луиза Шарова. 

Быел Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы билгеләп үтелә. Шул уңайдан «Иман һәм илһам» махсус программасы кысаларында фестивальдә ике спектакль – Буа дәүләт драма театрыннан «Дервиш»  һәм Кариев театрының Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен  кабул итүенең 1100 еллыгына махсус куелган «Йосыф» премьерасы  күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев