«ОММАЖ» ТӨРКЕМЕ «УРАМ» ЭКСТРИМ-ПАРКЫ СӘХНӘСЕНӘ ЧЫГАЧАК
Казан милли ярыммарафонында «ОММАЖ» төркеме чыгыш ясаячак. Тыңлаучылар ностальгия һәм романтика атмосферасын тоячак һәм дискотека ритмнары вибрациясеннән ләззәтләнәчәкләр.
Музыкантлар 30 сентябрьдә «УРАМ» экстрим-паркы сәхнәсенә чыгачак. Концерт 17:00 сәгатьтә башлана, керү ирекле, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы.
Исегезгә төшерәбез, Казан милли ярыммарафоны – 2023 ТР башкаласында 29 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр узачак. Катнашучылар өчен 3, 10 һәм 21,1 км дистанцияләр, балалар стартлары һәм спорт күргәзмәсе әзерләнәчәк. Ярышларга 3 меңнән артык кеше теркәлгән. Алар арасында Мәскәү, Чебоксар, Пенза, Калининград, шулай ук Казахстан, Көньяк Африка Республикасы, Индонезия шәһәрләрендә яшәүчеләр бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 июля 2026 - 08:43
КАЗАН РОССИЯНЕҢ ТӨП ГАСТРОНОМИЯ ШӘҺӘРЕ ДИП ТАНЫЛДЫ
-
13 июля 2026 - 14:28
КАЗАНДА «БЕЗНЕҢ УРАМ МУЗЫКАСЫ» ҖӘЙГЕ КОНЦЕРТЫ УЗАЧАК
-
13 июля 2026 - 13:03
ТАТАРСТАН ЧЫГАРЫЛЫШ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ БДИДА 460 ЙӨЗ БАЛЛЫ НӘТИҖӘ КҮРСӘТКӘН
-
13 июля 2026 - 11:31
ТАТАРСТАНДА БДИНЫҢ БАРЛЫК ФӘННӘР БУЕНЧА УРТАЧА БАЛЛЫ РОССИЯ КҮРСӘТКЕЧЛӘРЕННӘН ЮГАРЫРАК
Нет комментариев