ОКСФОРД УНИВЕРСИТЕТЫНДА АЛКЫШЛАРНЫ ТЫЙГАННАР

Ышанасызмы-юкмы, тик дөньядага иң танылган университетларның берсендә ... алкышларны тыйганнар. Аларның кемгә зыяны тигән?

Бу хәл Оксфорд университетында булган. Университетның студентлар союзы үзләрендә булган чараларда алкышларны тыю турында карар чыгарган. Тәкъдимне студентлар ясаган. Ник дигәндә, нерв системасы какшаган кешеләр артык тавышлы чараларга йөрми икән.

Алкышларны нәрсә белән алыштырырга уйлыйлар?

Традицион алкышлар урынына махсус жест та уйлап тапканнар. Дөресрәге, британнарның жестлар телендәге “джазлы куллар” жестын алганнар. Алкышлар урынга хәзер кулларны өскә таба күтәрергә, уч төпләрен алга карартырга һәм кулны уңга-сулга әйләндерергә кирәк була. Бигрәк шәп име? Хәзер ул университет студентларының уч төпләре дә авыртмаячак, нерв системаларына да зыян килмәячәк! ;)

Тәнкыйтьләүчеләр дә табылган...

Оксфорд алкышлардан беренче булып баш тартмый. Моңа кадәр 2018 елда Манчестер университетында алкышларны тыйганнар иде инде.

Студентларның бу тәкъдимен Британия таблоидлары һәм консерватив ММЧ(СМИ) лары тәнкыйтьләп тә чыккан. Мәсәлән, The Sun һәм Daily Mail студентларны «snowflakes» дип атаган. Ул “артык нечкә күңелле”, “артык сизгер” кешеләр дигәнне аңлата.

*Оксфорд университеты (University of Oxford) – Англиядәге Оксфорд шәһәрендә урнашкан унверситет. Ул дөньядага иң борынгы югары уку йортларыннан санала. Аңа нигезнең ничәнче елда салынганы төгәл билгеле булмаса да, 1096 елда анда инде белем алганнар, дигән фикер бар. Университетта уку түләүле.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 30 август 2020 - 17:15
    ҮЛЕМНӘН КӨЧЛЕРӘК – Ну-ну-ну! Марш, агай, үз урыныңа! Үз тавышын үзе танымады кыз. Тик тегенең тамчы да исе китмәде, атлап барган шәпкә ике кулын сузып, күрешергә килгән кыяфәт чыгарды. Тагын ике секундтан ул аны шул пычрак куллары белән эләктереп үк алачак... – Үзең китәсеңме, әллә булышыргамы сиңа, абзый кеше? Зөмәрә аңышмый калды: кайчан, каян килеп чыкты бу зифа буйлы егет, ни ара аларның уртасына кереп басты? Сәрхуш ирнең йөзе әче әйбер капкандай җыерылып килде; селтәнергә дип күтәргән кулы белән башын кашып алды да, ава-түнә үз почмагына таба китте.
    2463
    0
    15
  • 20 август 2020 - 16:57
    ЯЗМЫШЛАРНЫ САЙЛАП АЛМЫЙЛАР Энҗе, әнисе күрмиме икән, дип, курка-өркә өйләре ягына карап торды да, тиз генә мунчага кереп китте. Пычранган күлмәген мунча алдында салды да, эчкә кереп, салкынча суда нәни куллары белән ышкып-ышкып юарга тотынды. Эскәмиядә яткан хуш исле кул сабынын тидерде. Итәк очындагы таплар бетмәгәч, кырыйда торган кер тактасына салып тырышып-тырышып ышкырга кереште. Урам аша гына яшәгән күрше әби оялтты аны бүген.
    2302
    0
    12
  • 22 август 2020 - 09:00
    НУРЛАНЫШ БҮЛМӘСЕНДӘ ...Май кояшы җылы нурларын өләшә. Палатаның кечкенә тәрәзәсеннән төшкән саран нурлар Регинаның күзләренә төшеп күзләрен камаштыра, күзләре үзләреннән-үзләре яшьләнеп йомылалар. Яшьләнгән күзләрендәге җан сагышын башкаларга күрсәтмәскә тырышып, стенага борылып ятып, одеялын башыннан үк бөркәнеп куя да уйлар диңгезенә чума яшь ана.
    1952
    0
    8

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019