Логотип Идель
Белми калма

«НАШЕ ВРЕМЯ – БЕЗНЕҢ ЗАМАН» ЭШЧЕ ЯШЬЛӘР ФЕСТИВАЛЕ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТӘ

«Наше время – безнең заман» эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивале янәдән талантлы катнашучыларны көтә. Быел фестиваль унынчы тапкыр уза һәм, елдагыча, республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче яшьләрне берләштерүне дәвам итә. Юбилей уңаеннан фестивальдә быел 18-45 яшьлек кешеләр катнаша ала.

Бу елны фестиваль 1 марттан 7 ноябрьгә кадәр уза. Зона этаплары Әлмәттә, Түбән Камада һәм Казанда үтәчәк. Әгәр команда яки оешма вәкиле зона этабында җиңү яуласа, алар фестивальнең финалында катнашачак. Гала-концерт 7 ноябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында уза. Һәр оешма катнашу өчен команда яки аерым башкаручыларын җибәрергә мөмкин. Алар «Музыкаль юнәлеш», «Бию юнәлеше», «Дан минуты» номинацияләрендә көч сынашырга тиеш. Ә иң кызыгы: фестивальнең Гран-при иясе диплом һәм 500 мең сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнә. «Наше время – безнең заман»да  катнашу өчен 15 сентябрьгә кадәр фестивальне оештыручылар сайтына кереп, гариза бирергә кирәк.

Татарстан көне уңаеннан исә, 30 август көнне Камал театры каршында «Наше время – безнең заман» фестиваленең төрле еллардагы лауреат һәм җиңүчеләренең зур концерты оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X