Логотип Идель
Белми калма

МӨМКИНЛЕКЛӘР ВАКЫТЫ: ЯШЬЛӘР ТУРЫ БҮГЕН ЯР ЧАЛЛЫДА

Яшьләр туры быел 22 августтан 16 сентябрьгә кадәр уздырыла. 100 авыл җирлегеннән килгән яшьләр авыл территорияләрендә һәм районнарда яшьләр сәясәтен үстерү планын эшләү өчен, командаларга берләшәчәк.

«Тәҗрибәле яшьләр генә республиканы алга этәрә ала. Без яшьләрнең авыл җирлекләрен үстерүдә актив катнашуы, гаилә коруы белән кызыксынабыз. Республика – ул шәһәрләр генә түгел, ә торак пунктлар, авыллар да. Бу турның максаты – яшьләргә үз мөмкинлекләрен, хокукларын аңлату» , – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев.

Һәр җирлектә «Авыл көче» дип аталган эшлекле уен үткәрелә. Анда 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәр булган яшьләр авыл территориясе ресурсларын һәм авыллар үсешенә шәхси өлеш кертүне билгеләргә тиеш. Әлеге уен инде берничә җирдә уздырылган.   

«Без, авыл яшьләре,  «Авыл көче» уены уздырылачагын белгәч, бик сөендек. Яшьләр бу уенда үзләре теләп катнаштылар, тәкъдимнәрен әйтеп калдырдылар. Киләчәктә әлеге тур туктамасын, елдан-ел яңарып торсын иде», – диде Мөслим районы Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров.

27 августтан исә 4 эре шәһәрдә форумнар үткәрү башлана. Бүген яшьләр туры Яр Чаллы шәһәренә юл тотты. Ачык дискуссияләр, лекцияләр, тематик иҗат мәйданчыклары  – болар барысы да форумда катнашучыларны көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев