МӘКТӘП, БАЛА ҺӘМ АТА-АНА: ИҖТИМАГЫЙ ПАЛАТАДА МӘГАРИФ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ БУЕНЧА КОНФЕРЕНЦИЯ
16 июль көнне Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында "Ата-аналар hәм мәктәп: фикер алышудан – мәнфәгатьләр килешүенә hәм уртак гамәлләргә" дигән темага конференция узды. Дискуссия барышында республика мәктәпләре өчен генә түгел, ә, гомумән, Россия мәгарифе өчен дә актуаль мәсьәләләр күтәрелде.
Конференциядә ата-аналар hәм мәктәпнең балаларны тәрбияләүдә үзара хезмәттәшлек итү практикалары белән танышу булды. Татарстан Республикасы Мәгариф hәм Фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина республика ата-аналар советы эшчәнлегенә уңай бәя бирде. "Бала өчен Ватан — ул гаилә. Гаиләдәге хөрмәт укытучыларга да күчә. Педагогларны, ата-аналарны hәм балаларны берләштереп, без чын гражданнар тәрбияли алабыз", — диде ул.
Конференция барышында укытучы, бала, ата-ана — шушы бердәм "өчпочмак" булганда гына, тәрбия өлкәсендә көтелгән уңышларга ирешү мөмкинлеге ассызыкланды. Моның шулай икәнлеген пандемия, дистант күрсәтте.
Шулай ук, белем бирү оешмаларында, җәйге лагерьларда ата-аналар тарафыннан кайнар туклану, юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау буенча контроль оештырылу турында әйтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 ноября 2025 - 10:37
КАРИЕВ ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА
-
1 ноября 2025 - 15:00
«ТУГАН БАТЫР» ПРИЗЫНА КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ
-
30 октября 2025 - 16:11
ЛӘЙСӘН ГЫЙМАЕВА ҺӘМ БУЛАТ БӘЙРӘМОВТАН «РӘХӘТ КОНЦЕРТ»: ИСЕМСЕЗ ПРОГРАММА, ТАМАШАЧЫЛАРГА БҮЛӘК ҺӘМ ХАЛЫКЧАН ХИТЛАР
-
30 октября 2025 - 14:14
АПАС МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫ ТАТМЕДИАДА КУНАКТА
Нет комментариев