«МИНЕМ САБЫЙ ЧАКТАГЫ ХЫЯЛЫМ ТОРМЫШКА АШТЫ»: ШАГЫЙРЬ РАВИЛ ФӘЙЗУЛЛИННЫҢ МУЗЕЕ АЧЫЛДЫ
Балык Бистәсе районының Балтач авылында халык шагыйре Равил Фәйзуллинның салон-музее ачылды. Равил Фәйзуллин тормышына һәм иҗатына багышланган музей шагыйрьнең исемен йөрткән мәктәптә урнашкан.
Музейны ачу чарасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, шагыйрьнең иҗатын сөючеләр һәм хезмәттәшләре катнашты. Шулай ук Равил Фәйзуллинны шагыйрь Зиннур Мансуров һәм РСФСРның халык артисты Равил Шәрәфиев та сәламләде.
Чарага килгән кунаклар һәм журналистларга кечкенә, әмма үз эченә олпат шагыйрь тормышының әһәмиятле өлешләрен сыйдырган музей буенча экскурсия үткәрелде. Биредә Равил Фәйзуллин гаиләсе шәҗәрәсен, аның беренче кулъязмасын, истәлекле китапларын, китап басу машинасын күрергә мөмкин.
Шунысын да әйтергә кирәк, музей Равил Фәйзуллин өчен әһәмиятле вакыйга алдыннан, 80 яшьлек юбилее елында ачылды. «Минем сабый чактагы хыялым тормышка ашты. Күңел тула», – дип бүлеште үзе шагыйрь.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 ноября 2025 - 10:37
КАРИЕВ ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА
-
1 ноября 2025 - 15:00
«ТУГАН БАТЫР» ПРИЗЫНА КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ
-
30 октября 2025 - 16:11
ЛӘЙСӘН ГЫЙМАЕВА ҺӘМ БУЛАТ БӘЙРӘМОВТАН «РӘХӘТ КОНЦЕРТ»: ИСЕМСЕЗ ПРОГРАММА, ТАМАШАЧЫЛАРГА БҮЛӘК ҺӘМ ХАЛЫКЧАН ХИТЛАР
-
30 октября 2025 - 14:14
АПАС МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫ ТАТМЕДИАДА КУНАКТА
Нет комментариев