«МИН МАТУРЛЫК ЭЗЛӘП ЙӨРИМ ҖИРДӘН»: ӘДӘБИ-МУЗЫКАЛЬ КИЧӘДӘ КЕМНӘР БУЛАЧАК?

5 сентябрьдә Казанда Кариев исемендәге театр бинасында «Мин матурлык эзләп йөрим җирдән» дип аталган әдәби-музыкаль кичә узачак. Әлеге чараның максаты – татар мәдәниятен популярлаштыру.

2 сәгать бара торган әдәби кичәдә хәзерге заман шагыйрьләренең: Ренат Галиәскәр, Эльмира Җәлилова, Хәлисә Ширмәннең шигырьләре яңгыраячак. Шигырьләрне «Китап» радиосының башкарма продюсеры Лилия Кадырова укыячак. Әлеге чарага кайбер шагыйрьләр үзләре дә килер дип көтелә.

Шулай ук, чарада «Мингазов» каверлар җырлаучы төркем тарафыннан татарча җырлар җырланачак. Элеккеге, бөтен кеше дә белгән җырларга егетләр яңа сулыш өрәчәк.  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
Иҗат
«УНБЕРЕНЧЕ ӘХМӘТ» ӘКИЯТЕ
35
0
0
Иҗат
ДИЮ КЫЗЫ, БАЙ МАЛАЕ ҺӘМ МУЛЛА
108
0
0
Иҗат
МОҢЛЫ ЧИШМӘ КАЙТАВАЗЫ
422
0
0