МИЛЛИ КИТАПХАНӘ «ЙОРТ» КОМИКСЛАР ҖЫЕНТЫГЫН ТӘКЪДИМ ИТҮГӘ ЧАКЫРА
ТР Милли китапханәсе дөньядагы беренче төрки телле халыкларга багышланган «Йорт» дип аталган комикслар җыентыгын бастырды. Җыентыкның презентациясе 8 февральдә 18:30 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең конференц-залында узачак.
Презентациядә комикс рәссамнары катнашындагы проект турында мини-фильм күрсәтеләчәк, кураторлар һәм авторлар белән таныштырылачак. Шулай ук бу көнне җыентыкка кергән эшләрдән торган күргәзмә ачылачак. Чарага керү өчен теркәлергә кирәк.
«Йорт» проектының оpen-callында Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Төмән, Чебоксар, Полярный, Ижевск, Уфа, Мытищи, Нальчик, Әстерхан, Якутск, Алтай Республикасы һәм хәтта Мисырдан 70тән артык рәссам-комиксистның иҗади эше тупланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 октября 2026 - 11:57
КАЗАНДА «ПРОФИЛАРТ» ТЕАТР БӘЙГЕСЕНӘ ЙОМГАК ЯСАЯЧАКЛАР
-
23 октября 2026 - 10:52
ТӘРТИП ӨЧЕН «ИКЕЛЕ» КУЙСАЛАР, МӘКТӘП ӘТИ-ӘНИЛӘРНЕ ЧАКЫРАЧАК
-
22 октября 2026 - 08:01
ЛАЗЕРТАГ РӘСМИ СПОРТ ТӨРЕ БУЛЫП ТАНЫЛДЫ
-
21 октября 2026 - 11:13
КОФЕИНЛЫ ЭЧЕМЛЕКЛӘР БАЛАЛАРНЫҢ ЙОКЫСЫНА ҺӘМ КӘЕФЕНӘ ЙОГЫНТЫ ЯСАРГА МӨМКИН
Нет комментариев