Логотип Идель
Белми калма

МӘДӘНИЯТЫБЫЗНЫ ТОРГЫЗУЧЫЛАР: «РИВАЯТЬ» ЭТНОТӨРКЕМЕНӘ 10 ЯШЬ

«Риваять» төрки-татар этнотөркеме 2011 елда оешып, бүгенге көндә Татар дөньясында яңгыраучы иң якты һәм үзенчәлекле музыкаль коллектив.  Төп максатлары булып музыка, уен-биюләр, җырлар аша традицион милли мәдәниятны саклау, ныгыту, пропагандалау тора.

Коллективның иң зур үзенчәлеге – аларның уен кораллары, костюмнары. Биредә гадәти гармуннан башка, курай, домбра, кубыз, сорнай, яңгыр флейтасы, хәтта махсус кыллы җәя дә бар. «Риваять» төркеме үзләрен генә түгел, ә милләтебезне, аның мәдәниятын, аеруча ата-бабаларыбыздан килгән музыканы үстерүдә шактый өлеш кертүчеләр. Киләчәктә дә коллективтан яңа иҗат җимешләрен көтеп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев