МАРАТ ӘХМӘТОВ: «ЯШЬ БУЫН АТА-БАБАЛАРНЫҢ ТЕЛЕН ОНЫТСА, ТАРИХ БЕЗНЕ КИЧЕРМӘЯЧӘК»
13-14 ноябрьдә Казанның «УРАМ» экстрим-паркында «Безнең Татарстан» Республика яшьләр форумының финалы уза. Чара креатив яшьләрне, аларның проектларын һәм кызыклы белем бирү программасын берләштерә.
Бүген форум кысаларында Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов ярдәме белән оештырылучы проектлар авторлары белән очрашу узды. Очрашуда яшьләр 13 проект тәкъдим итте һәм киләчәккә идеяләре белән бүлеште. Биредә күрсәтелгән чаралар татар телен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән. Проектлар төрледән-төрле, ә киләчәктә аларның уңышлы була алуын вакыт күрсәтәчәк.
«Әлбәттә, бу проектлар яшьләргә татар телен өйрәтү, гореф-гадәтләрне таныту өчен булдырылган. Безнең телебез бик бай. Яшь буын ата-бабаларның телен онытса, тарих безне кичермәячәк», – дип ассызыклады Марат Әхмәтов. Ул шулай ук яшьләрнең проектларын хуплавы турында да әйтте. Марат Әхмәтов сүзләренчә, аларның күбесе гамәли эшләрне зур интернет аудиториясенә тарату максаты белән эшләнә.
«Мин очрашудан канәгать. Киләчәктә колачлырак проектларны гамәлгә куеп, үзебезнең рухи бушлыкны мөмкин кадәр күбрәк татар телле контент, татар телле чаралар белән тутырырга тырышырга тиешбез», – дип төгәлләде Марат Әхмәтов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 октября 2025 - 11:17
ЯШЬЛӘРНЕ ТАРИХИ АГАРТУ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ «ТАРИХ ТАВЫШЫ» БӨТЕНРОССИЯ ПРЕМИЯСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
8 октября 2025 - 13:10
ТҮБӘН КАМА ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫ ТУФАН МИҢНУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ ЗАМАНЧА ДРАМАТУРГИЯ БӨТЕНРОССИЯ ФЕСТИВАЛЬ-БӘЙГЕСЕ УЗДЫРА
-
30 сентября 2025 - 15:15
«ЕЛНЫҢ ИҢ ЯХШЫ ЯШЬ УКЫТУЧЫСЫ – 2025» КОНКУРСЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ
-
29 сентября 2025 - 12:44
ТАТАР ЭЛЕКТРОН ДУЭТЫ ЯҢА ПРОЕКТ ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев