Логотип Идель
Белми калма

ЛӘЙЛӘ ФАЗЛЫЕВА: «ЭШЛӘМИ ТОРГАН КӨННӘР ВИРУС ЙОГУ ЧЫЛБЫРЫН ӨЗҮНЕ КҮЗДӘ ТОТА»

Коронавирус таралу сәбәпле, Татарстанга чикләү режимы кертелгәнгә инде ике атна. Халык яңа кагыйдәләр буенча яшәргә өйрәнә, ягъни күңел ачу, сәүдә үзәкләрендә һәм җәмәгать туклану урыннарында бары тик прививка ясатылганны дәлилләүче QR-кодлар яки коронавирус белән авырганы турында белешмә белән генә йөри ала. Тик әлегә нәтиҗәләр юатырлык түгел: коронавирус белән авыручыларның саны көннән-көн арта гына.

Әмма шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бүгенге көндә Татарстан вакцина ясату темпы буенча Россиядә иң яхшы урыннарның берсен алып тора. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева өлкән яшьтәге туганнары һәм якыннары булганнарга аерым игътибар күрсәтергә кирәклек турында әйтә.

Шулай итеп, 30 октябрьдән алып, 7 ноябрьгә кадәр яллар булган очракта, тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче предприятиеләр, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары һәм мәгариф оешмалары үз эшләрен дәвам итәчәк. Фазлыева ялларның туганнар һәм дуслар белән очрашу өчен билгеләнмәвен, теләсә нинди сәфәрләрдән тыелырга тиешлеген ассызыклый. Аның сүзләренчә, эшләми торган көннәр вирус йогу чылбырын өзүне күздә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X