Логотип Идель
Белми калма

«ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА ИСЕМЕНДӘГЕ II ХАЛЫКАРА ФЕСТИВАЛЬНЕҢ МАКСАТЫ – ТАТАР ГОРЕФ-ГАДӘТЛӘРЕН САКЛАП КАЛУ ҺӘМ АЛАРНЫ КИЛӘЧӘК БУЫНГА ТАПШЫРУ»

23 октябрь көнне Казанда Әлфия Авзалова исемендәге II Халыкара фестиваль-бәйгесенең гала-концерты булачак. Исегезгә төшерәбез: әлеге чара татар эстрада сәнгатендәге бөек җырчы – Әлфия Авзалова иҗатын саклау һәм үстерүгә багышланган. Узган ел пандемия булу сәбәпле, фестиваль оештырыла алмаган.

Фестивальдә катнашу өчен бик күп төрле солист-вокалистлар, Россия һәм чит илләрдән иҗади төркемнәр чакырылган. Фестиваль 2 турдан тора, катнашучылар 2 әсәр башкарып чыгарга тиеш. Быел хәтта чит ил кешеләре өчен онлайн катнашу мөмкинлеге тудырылган икән. Фестивальдә Куба, Канада, АКШ, Болгария, Үзбәкстаннан катнашучылар булачак. Легендар җырчының кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова (Авзалова) әйтүенчә, фестивальнең төп максаты – татар гореф-гадәтләрен саклап калу, вокал, бию сәнгатен үстерү һәм аларны киләчәк буынга тапшыру.

«Быел барлык чаралар да үткәрелгәне өчен, без Президентыбызга бик зур рәхмәтлебез. Фестиваль калган чаралар  арасында аерым  бер урын алып тора, аңа юкка гына зур игътибар бирелмәгән», – дип билгеләп үтте Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин. Дөрестән дә, Әлфия Авзалова исемендәге Халыкара фестиваль-бәйгесе бөтен татар милләте өчен дә зур әһәмияткә ия. Без илебез мәдәниятен, телебезнең байлыгын үстерүгә зур өлеш керткән кешеләрне истә тотарга тиеш.

Фестиваль 23 октябрь көнне «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында 18.30 сәгатьтә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X