Логотип Идель
Белми калма

«КЫЗЫЛ КАНӘФЕР», «ҖИҢҮ ВАЛЬСЫ» ҺӘМ ЧАКЫРЫЛГАН КУНАК: ҖИҢҮ КӨНЕ УҢАЕННАН НИНДИ ЧАРАЛАР УЗАЧАК?

9 Май уңаеннан елдагыча республикабызда зур бәйрәм чаралары уздырыла. Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүдә яшьләр оешмалары да актив катнаша. ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Алла Кондратьева бәйрәм алдыннан үткәрелә торган чаралар турында тулырак сөйләп үтте.

Һәр елдагыча бу язда республикабызда «Кызыл канәфер», «Георгий тасмасы» акцияләре старт алды. Аларда Татарстанның 45 муниципаль берәмлеге катнаша. Инде бүген үк «Хәтер аллеясы» акциясе дә башланачак. Тагын мәктәп укучылары Казан Кремле янында «Җиңү вальсы» дип исемләнгән чарада сугыш еллары җырларына вальс бииячәк. Анда барлыгы 500 бала катнашачак дип хәбәр итте Алла Кондратьева. Шулай ук ул яшьләр берләшмәләренең хәрби каберлекләрне җыештыру буенча зур эш алып баруы турында да искәртте.
Бәйрәм алдыннан, 7 май көнне, 11:30 сәгатьтә Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры янында студентлар һәм иҗтимагый берләшмәләр катнашуында ветераннар очрашуы, ә 8 майда «Ветераннар йорты янында парад» акциясе дә узачак. 9 Май көнне исә Казан Кремле территориясендә «Җиңүгә юл» республика квесты оештырыла. Гадәттәгечә, «Сугыш хатын-кыз йөзле түгел» («У войны не женское лицо») проекты да чынга ашырыла. Аның кысаларында волонтёрлар ветеран хатын-кызлар янына барып, кирәкле ярдәм күрсәтеп, бәйрәм белән котлаячак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 9 Май көнне Казан халкы һәм кунаклары алдында Россиянең атказанган артисты Дмитрий Дюжев чыгыш ясаячак. Ул Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина белән Җиңү көненә багышланган җырлар башкарачак, дип хәбәр итте башкала Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев