Логотип Идель
Белми калма

КӨЗГЕ ПРЕМЬЕРАЛАР: ОКТЯБРЬ АЕ НИНДИ СЕРИАЛЛАР БЕЛӘН СӨЕНДЕРӘЧӘК?

Көзнең икенче ае кино сөючеләрне, һичшиксез, сөендерәчәк. Октябрь – җылы пледка төренеп, тәмле ризыклар ашый-ашый кызыклы сериаллар карау өчен искиткеч вакыт. Тышкы проблемалардан азга булса да арынып торырга сезгә октябрь ае премьералары ярдәм итәр дип өметләнәбез.

«Интервью с вампиром» / Interview with the Vampire

Чыгу көне: 2 октябрь, 2022 ел

Вампир Луи де Пон бер журналистка үзенең фаҗигале тормышы турында сөйли. Аның тормыш юлы үлем, өметсезлек һәм мәхәббәт белән тулы булган. Сериал Энн Райсның романы буенча төшерелгән. Шуңа күрә башта китапны укырга киңәш итәбез. Кайбер тәнкыйтьчеләр беренче ике эпизодны карап өлгергән һәм бик ошатканнар инде. Сериалда детальләргә күп игътибар бирелә, шунысы әйбәт. Гомумән, тәнкыйтьчеләр сүзенә ышансак, сериал сөючеләрне легендар нәрсә көтә кебек.

«Вампир Реджинальд» / Reginald the Vampire

Чыгу көне: 5 октябрь, 2022 ел

Көз вампирлар белән бәйле фильмнар карау өчен иң яхшы вакыт санала. Шуңа күрә менә сезгә тагын бер шәп премьера. Монда барлык вампирлар да бик матур һәм масаючан. Ләкин алар арасында бик үк матур булмаган һәм гел күңелсезлекләргә очраучы Реджинальд Баскин да бар. Ул көн саен диярлек проблемаларга юлыга. Моннан тыш, ул күптәннән бер кызны ошата, тик егет аның белән бергә була алмый. Өстәвенә, баш вампир Реджинальдка үлем тели . Әмма герой үзендә гадәти булмаган сәләтләр барлыгын ачыклагач, аның тормышы үзгәрә башлый.

«Клуб полуночников» / The Midnight Club

Чыгу көне: 7 октябрь, 2022 ел

Бәлки, кемнәргәдер әлеге сәер эчтәлекле сериал ошар. Дәвалап булмый торган авырулы яшүсмерләр төркеме хосписта яши. Алар төн саен китапханәгә бер-берсенә куркыныч хикәяләр сөйләр өчен җыела. Җитмәсә, алар сүз куеша: кем беренче үлә, шул соңыннан алар белән хәбәргә чыгачак. Шундый бер очрактан соң, бу җирдә сәер әйберләр күзәтелә башлый.

«Винчестеры» / The Winchesters

Чыгу көне: 11 октябрь, 2022 ел

Монда «Сверхъестественное» сериалының фанатлары бармы? Биредә танылган персонажлар  – Дин һәм Сэмның әти-әниләре турында сүз бара. Сериал Джон һәм Мэриның явызлык, кара көч белән танышу һәм көрәшә башлавы турында сөйли. Ул чакларда яшь Джон 19 яшьлек Мэри белән танышып, аңа хәбәрсез югалган әтисен эзләргә булыша. Шул вакытта ул үз гаиләсенә кагылышлы серләр барлыгын да ачыклый.

«Алиса не может ждать»

Чыгу көне: 27 октябрь, 2022 ел

15 яшьлек Алиса – гади яшүсмер кыз. Ул башкалар кебек үк мәктәпкә йөри, аның да шул чорга хас борчулары бар. Тик бервакыт кызның тормышы чәлпәрәмә килә: ул тиздән бөтенләй күрми башлаячагын белеп ала. Шунда кыз мәгънәсе булмаган әйберләрне эшләү өчен вакыт юклыгын аңлый һәм күп итеп акча эшләп, зур шәһәргә китеп, матур хатирәләр җыярга тели. Сериал яшүсмерләр тормышындагы кризис, мәхәббәт һәм калган борчуларны чагылдыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X