КӨЗГЕ ГАСТРОФЕСТТА 10 МИНУТ ЭЧЕНДӘ 1000 КЫСТЫБЫЙ ПЕШЕРӘЧӘКЛӘР
24 сентябрьдә Аккош күлендә көзге гастрофестиваль узачак. Чара быел инде икенче тапкыр үткәрелә. Гастрофест татар, рус, Европа ризыклары булган 50гә якын фуд-кортны үз эченә алачак. Моннан тыш, фестиваль барышында үзмәшгульләр күргәзмәсе дә узачак.
Көзге гастрофестиваль 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Бу юлы килүчеләргә уңайлы булсын өчен, Аккош күле территориясендә чыбыксыз интернет үткәрелергә тиеш. Кунаклар «Шефлар көрәше»н – популяр блогерлар һәм профессиональ пешекчеләр арасында ярышны күзәтә, тәм-томнарны авыз итә һәм җырчы Тина Кузнецованың чыгышын тыңлый алачак. Әле ул гына да түгел! Фестивальдә 10 минут эчендә 1000 (!) кыстыбый пешерәчәкләр. Әлеге челленджта 80 пешекче катнашачак. Бу турыда «Кыстыбый» рестораннары челтәре генераль директоры Азат Нәҗметдинов сөйләде:
«Кичә авылга, Актаныш районына кайттым, без анда бәрәңге алдык, һәм, гадәттәгечә, әби кыстыбый пешерде. Киңәшләштек тә, 10 минутта мең кыстыбый әзерләргә булдык. Башкортстанда диаметры 2 метрдан артык кыстыбый пешереп рекорд куйганнар иде. Ә без аларны да уздырмакчыбыз», – дип әйтте ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 мая 2026 - 11:42
КАЗАНДА «ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ МӘДӘНИ БАШКАЛАСЫ» ЕЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕЛӘР
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Нет комментариев