Логотип Идель
Белми калма

КОРБАН ГАЕТЕ МӨБӘРӘК БУЛСЫН!

20 июль Корбан гаете билгеләп үтелә. Ул – мөселманнар өчен иң зур бәйрәм булып санала. Корбан гаете күпчелек дәүләт күләмендә Татарстан, Башкортстан, Адыгея, Чечня, Ингушетия, Кабарда-Балкария, Карачай-Чиркәсия һәм Дагстан мөселман илләрендә уза. Шул уңайдан, бәйрәмнең тарихын искә төшереп үтик әле.

Аллаһ Тәгалә Ибраһим пәйгамбәрне иң зур сынау – газиз баласы белән сыный. Инде олыгайган көнендә Аллаһы Тәгалә аңа Исмәгыйль исемле баланы бирә. Улы үсеп җиткәч, Ибраһим төш күрә: берничә мәртәбә Аллаһы Тәгалә «улыңны минем өчен чал» ди. Ибраһим улына шушы төшне сөйләп биргәч,  Исмәгыйль үзен корбан итүне сорый. Моны икесе дә тыныч кабул итә, Ибраһим пәйгамбәр улын корбан итәргә әзерләнә башлый. Тик  Аллаһ Тәгалә аларны бу эштән азат итә. Ходай соңгы мизгелгә кадәр чалырмы, юкмы дип көтә, әмма пычак үтми. Шуннан соң,  Аллаһ Тәгалә корбан итәр өчен Исмәгыйль пәйгамбәр урынына бер сарык җибәрә. Ходай, кеше каны акмасын дип,  кешеләрне корбан итүне тыя һәм җанварларны корбан итәргә тәкъдим итә. Шушы вакыйганы истән чыгармый, мөселманнар Аллаһ Тәгаләгә ел саен корбан китерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев