«КӨМЕШ КЫҢГЫРАУ» ВИДЕОБӘЙГЕ ИГЪЛАН ИТӘ
«Көмеш кыңгырау» газетасы 7-17 яшьлек укучылар өчен бәйге үткәрә. Бәйгедә катнашу өчен бүгенге көндә онытыла барган берәр һөнәрне башкарып видео төшерергә кирәк. Мәсәлән, ул йон эрләү, май язу була ала. Видеоларны komesh_k@list.ru почтасына «Бәйгегә» дип җибәрү кирәк. Үткәрү срогы – 10 сентябрьдән 10 декабрьгә кадәр.
Катнашучының сайлап алынган һөнәр белән сөйләп таныштыруы, аны ничек эшләргә икәнен аңлатуы хуплана. Видеоларга таләпләр: озынлыгы 3 минуттан артмау, сыйфаты яхшы, сөйләүченең тавышы аңлаешлы булу шарт.
Бәйгедә һәр катнашучыга электрон сертификат, 1- 3 урын алган җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр бирелә.
Бәйгегә килгән видеолар «Көмеш кыңгырау»ның Вконтактедагы төркемендә урнаштырылып барачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 января 2026 - 15:07
КАЗАН ХАЛКЫ КОМПЬЮТЕР УЕННАРЫНА 1,5 МЛРД СУМ САРЫФ ИТКӘН
-
19 января 2026 - 12:30
МИННИХАНОВ УРАЗА БӘЙРӘМЕ ҺӘМ КОРБАН БӘЙРӘМЕ ДАТАЛАРЫН РАСЛАДЫ
-
16 января 2026 - 12:09
ТАТАРСТАНЛЫЛАР УЗГАН ЕЛДА МОШЕННИКЛАРГА 5,6 МИЛЛИАРД СУМ АКЧА ҖИБӘРГӘН
-
15 января 2026 - 14:34
КӨЧЛЕ САЛКЫННАРДА МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР БУЛМАСКА МӨМКИН
Нет комментариев