Логотип Идель
Белми калма

КҮНЕКМӘЛӘРНЕ ЯХШЫРТУ ҺӘМ МИНИСТРЛАР БЕЛӘН ТАНЫШУ: «ВВЕРХ!» РЕСПУБЛИКА БӘЙГЕСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТҮ БАШЛАНДЫ

«Вверх!» – 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр өчен стажировка үткәрү программасы. Ул Татарстан Республикасының алты идарә тармагы һәм министрлыгында стажировка үтүгә әзерлек, тәҗрибә һәм тәкъдимнәр алуга юнәлдерелгән.

Әлеге бәйгедә төрле елларда Газинур Бакиров – Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе, Алла Кондратьева – Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары, Алла Абросимова – Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисе катнашкан булган.

Ел саен бәйге республика яшьләренә алга таба кайсы юнәлештә үсәргә кирәклекне аңларга, иң яхшы тренерлар белән бушлай үсеш программасын үтәргә, министрлар һәм дәүләт хезмәткәрләре белән аралашырга, бөтен республикадан килгән яшьләр белән танышырга, министрлыклар һәм идарә тармакларында стажировка үтәргә мөмкинлек бирә.

«Вверх!» бәйгесендә катнашуның төп шарты – Россия Федерациясе гражданины булу. Бәйге этаплап үткәрелә: 24 сентябрьдә белем бирү программасы, ә 27 сентябрьдән 30 октябрьгә кадәр министрлыклар һәм идарә тармакларында бәйге процедуралары һәм стажировка уза.

«Вверх!»та катнашу өчен гаризалар бирү 16 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Катнашырга теләүчеләргә биредә гариза калдырып, тәкъдим ителгән форма буенча резюме тутырырга кирәк. Аннан катнашучы Вконтакте социаль челтәрендәге битендә «Государственная служба – перспектива для молодого человека» яки «Почему государственная служба для молодого человека – это возможность построить карьеру» дигән темаларның берсенә багышланган пост язып яисә видео төшереп, #Вверх2022 хэштегын куярга һәм @vverhrt аккаунтын билгеләргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев