ХХХI ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ КӨННӘРЕНДӘ НИЛӘР КӨТЕЛӘ?
Быел ХХХI Татар яшьләре көннәре 14-18 сентябрьдә «Волга» яшьләр үзәгендә оештырылачак. Әлеге чара төрле төбәкләрдә яшәүче яшьләрне туплый һәм аларга яңа мөмкинлекләр ача. Татар яшьләре көннәре милли кыйммәтләрне үстерә, татар теленә һәм халкыбыз тарихына кызыксыну уята.
«Идел» яшьләр үзәге директоры Зөлфия Ибләминова бу елны чарага илебезнең төрле почмакларыннан һәм Татарстаннан барлыгы 180 делегат киләчәген белдерде. Алар үз проектларын тәкъдим итәчәкләр һәм тәҗрибәләре белән уртаклашачаклар, дип көтелә. Татар яшьләре көннәрендә катнашучылар өчен кызыклы программа әзерләнүе, татар теле дәресләре, вокал, журналистика, остаханәләр һәм проектлар булдырылачагы хакында да әйтеп үтте ул.
Моннан тыш, РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов, пандемия беткәч, чит илләрдәге милләттәшләребез дә Татар яшьләре көннәрендә катнаша алачагын ассызыклады.
Чараны ачу тантанасы 14 сентябрь көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында 13:20 дә узачак. Өстәмә мәгълүмат mc-idel@yandex.ru да.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 января 2026 - 12:09
ТАТАРСТАНЛЫЛАР УЗГАН ЕЛДА МОШЕННИКЛАРГА 5,6 МИЛЛИАРД СУМ АКЧА ҖИБӘРГӘН
-
15 января 2026 - 14:34
КӨЧЛЕ САЛКЫННАРДА МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР БУЛМАСКА МӨМКИН
-
14 января 2026 - 09:04
ЧЕРЕК КҮЛДӘ ИЛЬЯ АВЕРБУХТАН ШОУ
-
13 января 2026 - 15:23
РОССИЯ ҮЗӘК БАНКЫ ИКЪТИСАД ТУРЫНДА АУДИОПОДКАСТЛАР СЕРИЯСЕН БАШЛАП ҖИБӘРДЕ
Нет комментариев