Логотип Идель
Белми калма

ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮ СФЕРАСЫ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ КУРСЛАРЫ ТӘМАМЛАНДЫ

Казан Мэриясендә бушлай татар теле курсларын тәмамлаучыларга таныклыклар тапшырылды. 1 декабрьдә Казан шәһәре Башкарма комитетының 30 хезмәткәре һәм хезмәт күрсәтү өлкәсенең 17 вәкиле әлеге курсларны тәмамлау турында таныклыклар алды. Документларны Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова тапшырды.

Казан шәһәре Башкарма комитеты хезмәткәрләре өчен татар теле курслары 20 сентябрьдән 10 ноябрьгә кадәр, хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре өчен 28 сентябрьдән 9 ноябрьгә кадәр үткәрелде.

Хезмәткәрләрнең һәр категориясе өчен дәресләр атнага 2 тапкыр башлангыч һәм дәвам итүчеләр өчен булган төркемнәрдә үткәрелде. Курслар нәтиҗәләре буенча, һәр төркемдә тел, грамматик һәм сөйләм нигезләрен үз эченә алган 12 дәрес үткәрелде.

Гүзәл СӘГЫЙТОВА, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары :

Узган елны ук курслар оештыра башлаган идек Мериядә. Гомумән, татар теленнән курслар Казан Федераль Университетында, башка оешмаларда да уздырыла. Безнең үзенчәлек – курсларның хезмәт күрсәтү өлкәсе кешеләре өчен оештырылуы. Биредә кунакханә, кафелар, кибет, сату-алу өлкәсе хезмәткәрләре укый. Шулай ук транспорт өлкәсендә эшләүче кешеләр өчен дә курслар бара.

Бу дәресләрдә иң мөһиме – сыйфатлы методика. Аның авторы – Рашат Якупов. Һәм шулай ук укытучыларның да роле зур. Кайбер катнашучылар дәресләрне нәкъ менә укытучылар һәм аларның укыту методлары өчен яраттылар.

Укытуны югары белемле, профессиональ татар теле укытучылары алып барды: Казан шәһәре Башкарма комитеты хезмәткәрләрен «Унбер» лицее һәм Сәләт «Асылташ» мәктәбенең татар теле укытучысы Гөлфия Габдуллаҗанова укытты, хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләрен – «Бала-Сити» Кембридж халыкара мәктәбе укытучысы Альберт Сәмигуллин.

Гөлфия ГАБДУЛЛАҖАНОВА, Альберт СӘМИГУЛЛИН:

Төп максатыбыз – курсларга йөрүчеләрне сөйләмә татар теленә өйрәтү, аны камилләштерү иде. Безнең дәресләр гадәттә спикинг-клаб форматында уза иде. Ниндидер теманы сайлап алып, аның турында сөйләштек, сораулар бирештек, дискуссия оештырдык.

Дәресләрне алып бару да җиңел иде. Чөнки катнашучыларның, шул ук кайбер мәктәп балаларыннан аермалы буларак, телне өйрәнүгә мотивация бар иде. Бу курслар телне өйрәнүгә трамплин булып торды. Чөнки без аларга базаны бирәбез, ә киләчәктә инде алар, теләкләре булса телне үзләре өйрәнә алалар, яисә башка курсларга языла алалар. Биредә алар көндәлектә кирәк булган темаларны өйрәнделәр.

Татар теле курсларында катнашу өчен 100дән артык гариза килгән. Таныклыклар, дәресләргә даими рәвештә йөреп, курсларны уңышлы тәмамлаучыларга бирелде. Документка ия булыр өчен өчтән дә күбрәк дәрес калдырырга ярамый иде.

Тантаналы чара барышында курска йөрүчеләр үзләренең тел белү дәрәҗәсен күрсәттеләр. Гөлфия Габдуллаҗанова кыска дәрес уздырып, курсларны тәмамлаучылар белән аралашты. Күбесенең сүз байлыгы, аеруча татар теле туган тел булмаганнарның, гаҗәпләндерә һәм шатландыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X