Логотип Идель
Белми калма

ХАЛЫКАРА АКЦИЯ: ЭТНОГРАФИК ГРАМОТАЛЫЛЫГЫҢНЫ ТИКШЕРЕП КАРА

3-7 ноябрь көннәрендә «Зур этнографик диктант-2021» халыкара акциясе уза. Диктант халыкның этнографик грамоталылыгын, Россиядә яшәүчеләрнең белемен бәяләргә мөмкинлек бирәчәк.

Татарстан халкы һәр ел югары дәрәҗәдә этнографик белемнәргә ия булуларын күрсәтә һәм иң күп балл җыючылар булып санала.

Әлеге акциядә Россия һәм чит ил кешеләре катнаша ала. Татарстан Халыклар дуслыгы йортында офлайн-мәйданчык булачак. Диктантны рус, инглиз, испан телендә онлайн форматта да язарга мөмкин. Тест рәвешендә төзелгән биремнәр 3 ноябрьдә 00.01 сәгатьтә Зур этнографик диктантның рәсми сайтында www.miretno.ru чыгачак. Барлык биремнәрне дә үтәгән өчен максималь баллар суммасы – 100. Диктант узу вакыты – 45 минут.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев