Логотип Идель
Белми калма

КФУда БЕРЕНЧЕ КИТАП БАСУЧЫ- ИВАН ФЕДОРОВКА БАГЫШЛАНГАН ОЛИМПИАДА УЗДЫ

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында мәктәп укучылары һәм студентлар өчен Россиядә беренче китап бастыручы Иван Федоровка багышланган республика олимпиадасы узды.

Чара инде берничә ел дәвамында уздырыла. Аның төп максаты – студентларның һәм мәктәп укучыларының рус теленә, мәдәниятенә, язу тарихына һәм Россиядә китап бастыруга кызыксынуны арттыру.

Быел олимпиадада барлыгы 150 кеше катнашкан. Алар арасында Казан шәһәренең мәктәп укучылары, көллият, техникум һәм югары уку йортларының беренче һәм икенче курс студентлары. Бу олимпиаданы уникаль дип әйтсәң дә ялгыш булмас, чөнки аның төп үзенчәлеге –катнашучыларны аерым шәхес белән таныштыру.

«Бу олимпиада ярдәмендә без Иван Федоровның шәхесенә һәм Россия дәүләтендә беренче басма китап барлыкка килүнең зур әһәмияткә ия булуына игътибар итәргә булдык. Студентлар һәм мәктәп укучылары, олимпиадага әзерләнгәндә, И.Федоровның шәхесе, рус теле һәм мәдәнияте тарихы белән таныштылар, әзерләнделәр», – дип сөйләде рус теле һәм аны укыту методикасы кафедрасы доценты Зөлфия Йосыпова.

Олимпиадада катнашучыларга барлыгы сигез бирем тәкъдим ителде. Алар арасында иҗади, фикерләү сәләтен билгели торган, тикшеренү характерындагы, ребус һәм кроссворд форматындагы биремнәр бар иде. 

Нәтиҗәләр 25 ноябрь көнне билгеле булды. Катнашучыларны Филология институтының актлар залында бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев