Логотип Идель
Белми калма

КАЗАНДА XVII ХАЛЫКАРА МӨСЕЛМАН КИНОСЫ ФЕСТИВАЛЕ УЗДЫРЫЛАЧАК

Казанда 5-10 сентябрь көннәрендә халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Фестивальгә гаризалар кампаниясе вакытында дөньяның 45 иленнән 584 гариза килгән. Комиссия тарафыннан «Уен форматындагы тулы метражлы фильм», «Документаль тулы метражлы фильм», «Уен форматындагы кыска метражлы фильм», «Документаль кыска метражлы фильм» һәм «Милли бәйге» номинацияләрендә 50 фильм сайлап алынган. Сайлап алу комиссиясе рәисе Гөлнара Абикеева һәр конкурс программасында Татарстаннан кинолента бар икәнен хәбәр итте. Ул Татарстанда шулкадәр күп санлы милли фильмнар төшерелүгә гаҗәпләнүен белдерде.

Кинофестивальгә төрле актерлар чакырылган: Татьяна Абрамова, Александр Носик, Ольга Кабо, Евгения Розанова. Шулай ук быел фестивальгә Төркия актеры Селим Байрактар да киләчәк дип хәбәр ителә.

Мөселман киносы фестивале кысаларында беренче тапкыр 7 сентябрьдә Төбәк кинорыногы да узачак. Ул төрле киностудия вәкилләрен, продюсерларны берләштерәчәк. Моннан тыш, халыкара кинопроектлар питчингын үткәрү дә планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев