Логотип Идель
Белми калма

КАЗАНДА РЕГБИ-7 БУЕНЧА РОССИЯ ЯШЬЛӘРЕНЕҢ V СПАРТАКИАДА ЯРЫШЛАРЫ БАШЛАНДЫ

21-24 июль көннәрендә Казанның «Тулпар» стадионында Россия яшьләренең V спартакиадасы кысаларында регби-7 буенча уеннар уздырыла. Анда 12 ир-ат һәм 11 хатын-кыз командасы катнашачак. 

23 июль көнне турнирның төркем стадиясендә Татарстан һәм Марий Эл Республикасы хатын-кызлар командалары катнашында регби буенча матч узды. Кызганычка каршы, безнең уенчыларыбыз җиңелде, әмма алар лаеклы көндәш булуларын  исбатлый алдылар. 

Айгөл Хөсәенова — «Зилант» хатын-кызлар регби клубы капитаны:

«Бүгенге уенга күп көч сарыф ителде. Барлык планнарны да тормышка ашыру өчен, вакыт аз иде, әмма тренерлар кулдан килгәннең барысын да эшләде. Команда яшь: югары уку йортлары студентларыннан тора. Аларның потенциалы зур, әмма әлегә куркулары бар».

«Бүгенге уен — безнең өчен беренче. Командадагы кайбер уенчылар хәтта ярты ел да шөгыльләнмәделәр әле, шуңа күрә уен авыр узды. Ләкин кызлар төшенкелеккә бирелмиләр. Алда аларны җиңүләр көтә!» — диде хатын-кызлар регби командасы тренеры Әлфия Мустафина.

Ә каршы як командасы кызларының күңелләре күтәренке. Марий Эл уенчысы Полина: «Без бүгенге җиңүгә шат. Казаннан бик күп уңай эмоцияләр белән китәбез. Регби белән шөгыльләнергә рухи яктан да көчле булу кирәк!» — ди.

Алдагы финал уеннарының расписаниесе биредәге сылтама буенча:
http://fcpsr.ru/news/49-sparts/5563-v-letnyaya-spartakiada-molodezhi-yuniorskaya-rossii-2021-goda-regbi-7-raspisanie-turnira-yuniorok.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев