Логотип Идель
Белми калма

КАЗАНДА РӘССАМНАР ӨЧЕН ОPEN CALL УЗА

Рәссамнар һәм сынчылар өчен Оpen call игълан ителә! Әкиятләрнең читләтеп әйтү үзенчәлеге темасына ясалган рәсем, коллаж һәм арт-объектлар Казан Кремлендәге Гавами урыннар ишегалдында «Калейдоскоп» күргәзмәсендә тәкъдим ителәчәк. 

Оpen callда катнашуның төп шартлары:

1. Оpen callга гаризаларны Татарстан территориясендә иҗат итүче 18 яшьтән өлкәнрәкләр бирә ала.

2.Эшләр барлык төр техникада һәм урамда урнаштыра алырлык материалдан ясалырга мөмкин. Әйтик, арт-объектлар, сыннар, инсталляцияләр һәм коллажлар да кабул ителә.

3. Рәссамнар Татарстан риваятьләре, мифлары һәм әкиятләре белән бәйле эшләрен җибәрә ала. Шулай ук соңгы елларда барлыкка килгән легендалар да кабул ителә, дип хәбәр итә музей-тыюлыкның матбугат хезмәте.

4. Гаризаларны 26 апрельгә кадәр vistavka@kazan-kremlin.ru почтасына җибәрергә ашыгырга кирәк.

Җиңүчеләрнең эшләреннән торган күргәзмә 20 майда ачылып, 1 сентябрьгә кадәр барачак.

Оpen callның бүтән шартлары белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев