Логотип Идель
Белми калма

КАЗАНДА ПЕДОГОГИК БЕЛЕМ БЕРҮ БУЕНЧА ХАЛЫКАРА ФОРУМ УЗА

25 майдан башлап 27 майга кадәр “IFTE-2022”дә дөньяның, илнең төрле почмакларыннан җыелган укытучылар, педагогик белем юнәлешендә укыган студентлар катнаша. Чара Татарстанда педагогик белем бирү үзәге булып торган Казан Федераль Университетында уза.
Форумның ачылу тантаннасында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева да катнашты:

"Мондый форумнар уздыру ул бөтен илебез өчен мөһим булган вакыйга. Чөнки биредә күтәрелгән проблемалар, монда сөйләшенгән темалар безнең балаларыбызның киләчәге белән бәйле. Ә балаларның киләчәге ул бөтен дәүләт киләчәге. Шуңа күрә“IFTE-2022” кебек педагогик җыелышларга бик җитди карарга кирәк” дип белдерде ул.

Форум барышында катнашучыларга педагогик кадрлар әзерләү өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр дә кушылачак. Гомумән, чарада пленар утырышлар, түгәрәк өстәлләр, дискуссияләр һәм башка чаралар планлаштырылган. “IFTE-2022” форумы педагогик белем бирү өлкәсендә тикшеренүләрнең нәтиҗәләрен алга этәрүгә юнәлдерелгән, укытучыларны мәктәпләрдә, югары уку йортларында эшләргә калырга этерергә юнәлгән. 

“Мәктәпләрдә бүгенге көндә укытучылар җитмәү проблемасы бик кискен тора. Шуңа күрә бу форумда безнең төп максатыбыз яшьләрне әлеге мәктәпләрдә төпләтеп калдыру һәм аларны практик  фән белән кызыксынырга җәлеп итү”, дип җиткерде үзенең чыгышында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Хадиуллин.

Форум нәтиҗәле һәм яшь белгечләр өчен бик файдалы узар дип ышанып калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев