КАЗАНДА «ГОРОД – RE’ACTOR» БӨТЕНРОССИЯ КРЕАТИВ ИНДУСТРИЯЛӘР ФЕСТИВАЛЕ УЗА
Казанда 23-24 сентябрьдә «Город – RE’ACTOR» бөтенроссия креатив индустрияләр фестивале узачак. Катнашучылар үз проектларын фото, мода һәм дизайн күргәзмәләре, медиа, заманча сәнгать инсталляцияләре һәм пластик спектакльләр рәвешендә күрсәтәчәк. Фестиваль берничә мәйданчыкта, шул исәптән УРАМ экстрим-паркында, Химиклар мәдәният йортында һәм Werk арт-киңлегендә узачак.
Экстрим-парк чараның төп мәйданчыгы булачак, анда белем бирү блогы чаралары һәм дискуссияләр, локаль брендлар маркеты, күргәзмәләр, заманча бию буенча остаханә узачак. Пластик спектакльләр Химиклар мәдәният йортында күрсәтеләчәк, ә Werk арт-киңлегендә заманча сәнгать күргәзмәсе, музыкаль һәм төнге программа планлаштырылган.
Белем бирү программасында катнашу һәм барлык күргәзмәләргә бару – алдан теркәлү буенча бушлай.
Проект Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь) һәм ТР Яшьләр эшләре буенча министрлык ярдәме белән «Яшьләр өчен төбәк» яшьләр сәясәтен комплекслы үстерү программасы кысаларында оештырылды. Партнерлар булып Таврида арт-кластеры, Your Yool проекты, «Замороженная конина» арт-төркеме тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 мая 2026 - 11:42
КАЗАНДА «ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ МӘДӘНИ БАШКАЛАСЫ» ЕЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕЛӘР
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Нет комментариев