Белми калма
КАЗАНДА БӨТЕНРОССИЯ ЯШЬЛӘР ФОРУМЫ УЗДЫРЫЛА
9 декабрьдә Казанда коррупциягә каршы көрәш буенча Бөтенроссия яшьләр форумы старт ала. Форум коррупция белән көрәшүнең яңа механизмнарын эзләү максаты белән оештырыла. Чара IT-паркта узачак дип хәбәр ителә. Форумның кунаклары – ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков, Иннополис шәһәре мэры Руслан Шагалиев һәм «Урам» экстрим-паркы җитәкчесе Мария Крюкова.
Форумда Татарстаннан, Мурманск, Воронеж һәм Ульяновск өлкәләреннән 250 кеше катнашачак. Чарада тематик юнәлешләр буенча мәйданчыклар эшләячәк. Шулай ук параллель рәвештә яшьләрнең коррупциягә каршы проектлары лабораториясе дә узачак. Алар арасыннан иң яхшылары 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр грант алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев