Логотип Идель
Белми калма

КАЗАН СӘНГАТЬ УЧИЛИЩЕСЫ КРЕАТИВ ИНДУСТРИЯЛӘР МӘКТӘБЕН БУЛДЫРА

Бүген Татарстанның Мәдәният министры Ирада Әюпова Н.И.Фешин исемендәге сәнгать училищесы буенча экскурсия һәм журналистлар белән түгәрәк өстәл уздырды. Утырыш республикада мәдәниятне үстерү темасына багышланган иде.

Бүген Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесының яңартылган бинасын тәкъдим иттеләр. Ирада Әюпова сүзләренчә, биредә инде гаять зур эшләр башкарылган. Әмма реконструкция эшләре әлегә төгәлләнмәгән, 1-2 ел эчендә аларны тәмамлау планлаштырыла. Экскурсия кысаларында, Мәдәният министрлыгы башлыгы училищены төзү тарихы һәм аны торгызуга зур өлеш керткән сәнгать эшлеклеләре турында җентекләп сөйләде. Дөресен генә әйткәндә, бинаның һәр почмагыннан сәнгать, мольберт, рәссамнарга гына хас булган «хаос исе» бәрелә. Рәссамнарның остаханәсендәге витражлы тәрәзәләр исә аңа заманча рәвеш, оригинальлек һәм зәвык өсти.

Уку йорты директоры Ольга Гыйльметдинова хәбәр иткәнчә, Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы креатив индустрияләр мәктәбен булдырачак. «Бу - федераль проект. Ул - 12-17 яшьлек балалар өчен өстәмә белем», – дип билгеләде ул. Әлеге проект күп балада кызыксыну уятырга мөмкин, чөнки белем алу бушлай, ә укырга керү иҗади сынауларсыз үтә.

«Кем гаризаны беренче бирә, шул кеше эләгә. Тиздән җыю турында хәбәр итәрбез», – дип өстәде Гыйльметдинова. Мәктәпкә барысы 80 кеше җыелачак, һәр студиягә 20шәр укучы кабул ителәчәк. Быел инде берничә кызыклы студия ачыла: «Тулыландырылган һәм виртуаль чынбарлык», «Дизайн», «Анимация, мультипликация һәм 3D-графика»,«Фото һәм видео ясау, монтаж». Ә киләсе елда «Fashion дизайн» һәм «Күнне нәфис эшкәртү декоратив-гамәли сәнгате» (Декоративно-прикладное искусство художественной обработки кожи) студияләрен ачу планлаштырыла

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев