КАЗАН МЕТРОСЫНДА ФОТОЗОНА БАРЛЫККА КИЛДЕ

Казанлылар һәм башкала кунакларының бәйрәм кәефе тагын да күтәрелсен өчен, «Метроэлектротранс» МУП табышлар җыю һәм хәрәкәт дирекциясе хезмәткәрләре «Сукно бистәсе» метро станциясен бизәргә булганнар.

Биредә гирляндалар һәм хайваннарның фигуралары белән бик матур итеп бизәлгән фотозона куелган. Боларның барысын да станциянең касса залында күрергә мөмкин, анда теләгән һәркем фотога төшә ала. Моннан тыш, Яңа ел атмосферасын тудырыр өчен, һәр станциядә дә поездны көткән кешеләргә якынлашып килүче бәйрәм белән котлаулар яңгырый.

Фото: МУП «Метроэлектротранс»

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: