Логотип Идель
Белми калма

КАРИЕВТА ЯҢА СЕЗОН АЧЫЛА: ТАМАШАЧЫНЫ НИ КӨТӘ?

Бүген Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 34 театраль сезонын ачып җибәрә. Тамашачыларны бу сезонда ни көтә соң?

Яңа сезонны ачу уңаеннан, театр кунакларга ике спектакль тәкъдим итәчәк – «Бәхетле көнем» һәм «Ак чәчәкләр кебек...».

Яңа сезонның беренче премьерасы – «Бәхетле көнем» спектакленең режиссеры – Екатерина Гороховская – Казан тамашачысына 2020 елда куйган «Мио, минем Мио!» премьерасы буенча бик яхшы таныш. Спектакльне караган һәркем үз тормышында булган бәхетле көнне таный ала.  Әлеге спектакь 11:00 һәм 13:00 сәгатьләрдә куелачак.

Шулай ук бүген, 18:30 сәгатьтә «Ак чәчәкләр кебек...» спектакле  күрсәтеләчәк. Спектакльнең режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов. Спектакль Габдрахман Әпсәләмовның тууына 110 ел тулуга, табибә Гөлшаһидә – профессор Абдрахманова Рәйсә Шәрәфетдиновнаның – якты истәлегенә багышлана. Кичке спектакль вакытында фойеда кунаклар өчен Әпсәләмовка багышланган күргәзмә эшләячәк һәм шигъри аудиогазета яңгырап торачак.

Сезон премьераларына килгәндә, 22, 23, 24 октябрь көннәрендә театрда Г.Исхакыйның «Сөннәтче бабай» хикәясенә нигезләнгән спектакль тәкъдим ителәчәк.

– «Сөннәтче бабай» әсәре бик кыска, аны баетырга кирәк иде. Шул сәбәпле, без театрга ике яңа автор – Булат Минкин һәм Ландыш Әбүдарованы чакырдык. Алар «Сөннәтче бабай» хикәясенә Г.Исхакыйның тагын 4 әсәрен үрделәр дисәк тә була («Ул әле өйләнмәгән иде», «Остазбикә», «Кәләпүшче кыз», «Ике йөз елдан соң инкыйраз»).  Әлеге спектакльдә бөтен труппа катнашачак. Без спектакльгә шулай ук күренекле татар актерын, Галиәсгар Камал исемендәге театр артистын – Әзгәр Шакировны да чакырдык. Ул сөннәтче бабайны уйнаячак, –  дип бүлеште Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов.

Шулай ук, быел «Камыр-батыр» спектаклен кую көтелә. Әлеге татар халык әкиятендә 7 каһарман. Спектакль балалар өчен генә түгел, ул бөтен яшьләрне дә уйланырга мәҗбүр итәчәк, берәү дә битараф калмаячак. Ренат Әюпов «Алтынчәч» спектакле хакында да әйтеп үтте. Аны кую бу елның декабрь башында көтелә.

– Быелгы сезонның девизы – диалог форматы. Гадәттә, тамашачы спектакльне карап, өйгә ашыга, ә без, аларны жыеп, диалог оештырачакбыз. Бу спектакль белән автор, коллектив нәрсә әйтергә теләгән? Аларны нәрсә борчый? Театр сәнгатендә генә түгел, ә башка сәнгатьтә дә диалог форматы бик кирәк, –  диде Ренат Әюпов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X