Логотип Идель
Белми калма

КАРИЕВТА IV «TAMGA» ЛАБОРАТОРИЯСЕ: НИЧЕК? КАЙЧАН? КЕМНӘР КАТНАША?

20-25 июньдә Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында IV «Tamga» лабораториясе уза. Бу елгы «Tamga»ның темасы – шигърият. Режиссерлар Дәрдемәнд, Муса Җәлил, Зөлфәт, Роберт Әхмәтҗанов, Наис Гамбәр иҗатына мөрәҗәгать итәчәк.

Башка еллардан аермалы буларак, быел лаборатория кысаларында үзенчәлекле иҗади тандемнар барлыкка килгән: режиссер Лилия Нурель – рәссам Алинә Алимова, режиссер Булат Минкин – композитор Илнар Фәйзетдинов, режиссерлар Родион Сабиров һәм Ангелина Мигранова – хореограф Анастасия Ребкало. Алар биш көн дәвамында театр артистлары белән берлектә балалар һәм яшүсмерләр, яшьләр өчен спектакль эскизлары әзерләячәк.

Быелгы «Tamga» лабораториясендә игътибар тойгы-кичерешләргә юнәлтелгән. Нәрсә соң ул тою? Барысы да балачактан башлана. Беренче тапкыр кулыңа төшкән кар бөртеге, чәч толымнарыңны иркәләгән җил, борынны кытыклаган хуш исле шомырт исе. Болар барысы да тормышның бер мизгелендә безгә сеңеп кала һәм гомер буена озата килә. Ә шигъриятнең асылы шул бит – хәтерләү...

IV «Tamga» лабораториясе иҗади тандемнары 3 тематик юнәлештә эшләячәк: «Дөньяны тану», «Дөнья белән күзгә-күз», «Дөнья белән хушлашу». 25 нче июньдә исә эскизлар киң җәмәгатьчелеккә күрсәтеләчәк. «Tamga» лабораториясе кысаларында куелган эскизларны карар өчен тәнкыйтьчеләр Жанна Зарецкая һәм Екатерина Рябова чакырылган. Ә инде 27 нче июньдә 18:30 сәгатьтә Кариев театры «Алтынч[ае]ч» спектакле белән 34 нче сезонын йомгаклаячак.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев