КАРИЕВ ТЕАТРЫНДА КҮРМӘҮЧЕЛӘР ТУРЫНДА СПЕКТАКЛЬ КУЯЛАР

19 сентябрьдә Кариев театры сәхнәсендә Казан дәүләт мәдәният институтының 4 курс студентлары спектакль күрсәтәчәк. Бу – Кариев театры һәм мәдәният институтының уртак хәйрия проекты. Студентлар Антонио Буэро Вальехо пьесасы буенча куелган «В пылающей тьме» спектаклен тәкъдим итәчәк.

Спектакльнең режиссёры – курс җитәкчесе Раушан Шәрипов. Сәхнәдәге вакыйгалар мәктәп-интернетта бара. Монда укучылар, башка яшьтәшләре кебек үк, спорт белән шөгыльләнә, бер-берсенә гашыйк була, аларның үз сөенечләре бар... Әмма мәктәпкә яңа укучы килгәч, болар барысы да җимерелә башлый. Ул мондагы кагыйдәләр белән килешми һәм аларны үтәүдән баш тарта. Яңа укучы башкаларның якты дөньясына үзгәрешләр алып килә... Спектакль рус телендә бара. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
Иҗат
«КЕШЕЛЕКНЕ МАКТАП КӨН ДӘ КҮКТӘ КОЯШ ЕЛМАЙСЫН»: «АК КАУРЫЙ» ӘДӘБИ ТҮГӘРӘГЕ УКУЧЫЛАРЫ ИҖАТЫ
3720
0
0
Иҗат
ТӘҮГЕ ҖЫЛЫ
8743
0
1
Иҗат
БАЛТАЧ РАЙОНЫ БӨРБАШ УРТА МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫННАН ӘКИЯТЛӘР
11198
0
0